Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында XIX гасыр – XX гасыр башы Казан губернасында хәйриячелек тарихына багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документлары күргәзмәсе узды. Күргәзмә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советының 10 еллыгына багышланды (туры китерелеп эшләнде).

Экспозициядә Казан губернасында иганәчелекне яктырткан документлар тәкъдим ителә. Алар арасында императрица Мария Федоровнаның васыять итүче А. Н. Родионовага Затлы нәселләрдән булган кызлар институтын оештыруга ярдәм сорап итү турында хаты, Казан император университетында хакыйкый серле киңәшче Д. А. Державина иганә иткән капитал керемнәре исәбенә студентларны кабул итү һәм тәрбияләү турында кагыйдәләр, Казан сәүдәгәре М. Н. Казаковның Казан губернасы идарәсенә Казан шәһәренең өченче өлешендә Җамигъ мәчетен төзү өчен рөхсәт сорап язган гаризасы, Мөселман түләүсез ашханәсенең 1891 елның 12 ноябреннән 1892 елның 2 июненә кадәр хисабы, И. К. Айвазовский тарафыннан иганә ителгән картинаны лотерея аша уйнаттыру турында  белдерү, Алман хатын-кызлар җәмгыяте рәисе И. В. Бренингның  Казан губернаторы П. М. Боярскийга Казан шәһәренең яраланган һәм авыру гаскәриләргә иганә җыярга рөхсәт итүне сорап язган гаризасы, 9 нчы җамигъ мәчете мулласы С. Иманкулов һәм “Йолдыз” газеты мөхәррире Ә. Максудовның Казан губернаторы П. М. Боярскийга авыру һәм яралы гаскәриләр өчен иганә җыю мөселман комитетын оештырырга рөхсәт сорап язган гаризасы, иганәче Н. К. Крестовниковның, В. А. Унженинның, С. Максудиның, Ш.-Г. Х. Иманаевның фоторәсемнәре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International