Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Сугыш еллары хатлары” исемле күргәзмә ачылды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

2017 елның 2 маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында “Сугыш еллары хатлары” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы замандашлары һәм анда катнашучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль архивларында сакланучы хатлар тәкъдим ителә. Алар арасында сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына, партия һәм комсомол органнарына, Татарстан хезмәт ияләренә адресланган хатлар. Документлар сугышка гади катнашучылар күзләре белән карарга, көндәлек мәшәкатьләрне, көнкүрешне һәм кешенең сугыш шартларында тирә-юньгә мөнәсәбәтен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International