Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казан шәһәренең 89 нчы урта мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучыларына “Советлар Союзы Геройлары булган якташларыбыз” һәм “Хәрби балачак (Бөек Ватан сугышы балаларына багышлана...)” темаларына батырлык дәресләре үткәрде. Дәресләрдә архив фондларында сакланучы хатлар, газеталар, фоторәсемнәр һәм башка документлар кулланылды.