2014 елның 26 апреленда Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәте хезмәткәрләре “Урман утырту көне” дигән табигать саклау чарасында катнаштылар. Архивчылар Казанның Дәрвишләр бистәсе янында Биектау урманчылык участогының урман фондына караган каенлыкта агачлар утырттылар.