Татарстан Республикасы Дәүләт архивында Ачык ишекләр көне үтте

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016 елның 30 сентябрендә “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” Дәүләт бюджет учреждениесендә Ачык ишекләр көне үтте. Чара кысаларында архивта Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты студентлары, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, мәктәп укучылары, тарих белән кызыксынучылар булды. Архив кунаклары шәҗәрә төзү буенча мастер-класста катнаштылар, “Россия киносы елына багышлана”, “Мәгариф тарихыннан”, “Мәктәп дәреслекләре сәхифәләрендә” исемле күргәзмәләр һәм 1918-1985 еллар документаль фильмнарын һәм хрониканы карадылар, “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналының барлык саннары белән таныштылар. Шулай ук архивка килүчеләргә социаль-хокукый мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча консультацияләр бирелде, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды хезмәткәре С. П. Коган пенсиягә караган законнар буенча аңлатмалар бирде. Ачык ишекләр көнне архивта барлыгы 200 якын кеше  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International