Татарстан Республикасының Архив эшебуенчадәүләт комитеты хәбәритә

2016 елның 17 июне, җомга

2016 елның 16 нчы июнендә Татарстан һәм Мордовия архив ведомстволары арасындагы Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кысаларында ике республика архив хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең видеоселектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

– дәүләт һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларында барлыкка килүче электрон документларның саклавын һәм хисапка алуын оештыру;

– даими сакланырга тиешлеархив эшләре документларын хисапка алу исемлекләрен электрон рәвештә хәзерләү һәм дәүләт яки муниципаль архивына тапшыру тәртибе;

– электрон хезмәтләрне 2016 елның 2 мартында чыккан 43-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә архив эше турында» Федераль законына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законына һәм Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану кагыйдәләренә туры китереп күрсәтү.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International