«Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» республика конкурсларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды

2021 елның 27 июле, сишәмбе

 

2021 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» республика конкурсларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов җиңүчеләрне котлады һәм 1 урын өчен Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрына, «1 нче номерлы Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе» АҖ генераль директорына 1 миллион сумлык сертификат, 2 урын өчен «Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» башлыгы вазыйфаларын башкаручыга, «Государев Амбар» ҖЧҖ директорына750 мең сумлык сертификат, 3 урын өчен «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» баш табибына һәм В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасарына 500 мең сумлык сертификат тапшырды.

Белешмә өчен: конкурсларга барлыгы 39 оешма гариза бирде: 6 коммерцияле һәм 33 коммерцияле булмаган оешма. Алар арасында 11 оешма – дәүләт архивын комплектлау чыганаклары, 28-муниципаль архив чыганаклары. 6 оешма җиңүче булды.

Грантлар җиңүчеләрнең проектларын тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аналитик мәгълүматның электрон ресурсын, мәгълүматлар белән оператив алмашу шартларын һәм QR-кодлар системасын булдырырга планлаштыра, бу халыкны социаль тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча оператив карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Түбән Кама ПАТП-1 һәм «Государев Амбар» үз предприятиеләре тарихына, тормыш елларын предприятиегә багышлаган һәм аның үсешенә шактый зур өлеш керткән хезмәткәрләр турында хәтерне саклауга үзләренең сакчыл мөнәсәбәтен күрсәттеләр. Грант акчалары күрсәтелгән оешмаларда саклау өчен норматив шартлар булдыруга юнәлдереләчәк.

«Татнефть» проекты Пенсия фонды запросларын үтәү процессларын роботлаштыруга юнәлдерелгән, бу мәгълүматны эшкәртү вакытын 20% ка киметәчәк.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе грант акчасына кирәкле архив документларын цифрлаштырырга, фәнни-белешмә аппараты булдырырга һәм Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасына кертергә планлаштыра.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» медицина документлары архивы эшен модернизацияләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International